news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кыргызстанның элеккеге мөфтие Чубак Җәлилов вафат

Мөфти шәех Равил Гайнетдин Чубак ажы Җәлиловның кинәт вафат булуына бәйле рәвештә, аның туганнары һәм якыннары, көрәштәшләре һәм укучыларының кайгысын уртаклашты.

(Казан, 12 июль, «Татар-информ»). Кыргызстанның дин эшлеклесе, 2010-2012 елларда Кыргызстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы Чубак ажы Җәлилов вафат. Россия мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин мәрхүмнең туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашты. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең рәсми сайты хәбәр итә.

Равил Гайнетдин Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте, Россия Мөфтиләр шурасы һәм шәхсән үз исеменнән, Чубак ажы Җәлиловның кинәт вафат булуына бәйле рәвештә, аның туганнары һәм якыннары, көрәштәшләре һәм укучыларының кайгысын уртаклаша.

«Тугандаш республикада яшәүче меңләгән мөселманнар Чубак ажын ислам юлында үз остазлары дип саный. Үзенең таланты, тирән белеме белән ул йөзләгән мең кешене җәлеп итте, әхлаклы булырга һәм Аллаһы Тәгалә кушканнарны үтәргә чакырды», — диелә кайгынамәдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100