news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кыргызстаннан Диана Мөрәхмәдова: «Татар кызы»нда халкыбыз тарихын күбрәк өйрәнә башладым

Кыргызстаннан Диана Мөрәхмәдова: «Татар кызы»нда халкыбыз тарихын күбрәк өйрәнә башладым
Фото: Александра Живушкина

17 сентябрь Үзбәкстанның Ташкент шәһәрендә халыкара «Татар кызы» бәйгесе финалы үтә. Дүрт чит ил һәм Россиянең төрле төбәкләреннән 13 кыз «Татар кызы» исеме өчен көч сынаша. Кыргызстанны бәйгедә Диана Мөрәхмәдова тәкъдим итә. Ул «Татар-информ» хәбәрчесенә бәйгедә татар халкы турында күбрәк өйрәнә башлавын һәм Кыргызстанда татар диаспорасы яшәеше турында сөйләде.

«Татар кызы» турында безнең диаспорада үткән түбәтәй ясау буенча остаханәгә килгәч белдем. Конкурс мине татар кызларының үсеш культурасына җәлеп итте. Мин халкыбыз тарихын күбрәк өйрәнә башладым. «Татар кызы» бәйгесе үзе бик матур, ул үз халкыңның мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен белүне сорый. Минем өчен конкурс чын татар кызы булырга мөмкинлек бирде, этикетның барлык нормаларына, әдәби телдә сөйләшергә, ризык әзерләүгә, шулай ук оста итеп биергә һәм халык җырларын җырларга өйрәтте», – дип сөйләде Диана.

Фото: © Александра Живушкина

Диана Мөрәхмәдовага 28 яшь, ул Ош дәүләт университетында фиология факультетын, шулай ук музыка училищесын тәмамлаган, хәзерге көндә инглиз теле укытучысы булып эшли. Ул Кыргызстан һәм Татарстанны дустанә мөнәсәбәттә булуларын искәртеп узды. «Бездә татар мәктәбе дә бар», – диде Диана.

«Мин үз илемне халыкара дәрәҗәдә тәкъдим итүем белән горурланам. Минем өчен Казанда булу зур мәртәбә. Кыргызстанда тууыма һәм яшәвемә карамастан, мин Татарстан турында кычкырып сөйлим, чөнки Кыргызстан Татарстан белән дустанә мөнәсәбәттә. «Туган тел» диаспорасы мине бик хуплый. Ул Татарстанда бизнес һәм яшьләр форумнарына йөрүче Үзәк Азиядәге диаспораларның берсе, Үзәк Азия илләре арасында альянс катнашучысы. Бездә татар мәктәбе бар. Шулай ук, татар шигырьләрен уку буенча чаралар, остаханәләр үткәрәбез. Бездә татар бәйрәмнәре булып тора», – дип сөйләде Диана Мөрәхмәдова.

«Татар кызы» финалисты киләчәккә хыяллары белән дә уртаклашты. «Безнең яшьтә күпләр киләчәктә кем булачагы турында уйлана башлый. Күп кенә кешеләр дан алырга, ә кайберләре тыныч тормыш тели. Кешеләрнең икенче категориясе минем танышлар арасында сирәк очрый, ләкин мин үземнең булачак тормышымны тыныч һәм салмак итеп күрәм. Яхшы хатын һәм балаларым өчен яхшы әни булырга телим», – диде Диана Мөрәхмәдова.

Фото: © Александра Живушкина

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100