news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кыргызстанлыларга юбилей медале

Кыргызстанлыларга юбилей медале

(Бишкәк, 27 декабрь, “Татар-информ”, Илдар Сәмигуллин). Беларусь Республикасы Президенты йөкләмәсе белән бу илнең Кыргызстандагы илчесе А.Козырь “Беларусь Республикасының немец-фашист илбасарларыннан азат ителүенә 60 ел” юбилей медале белән республиканы азат итүдәге хәрби операцияләрдә катнашкан бер төркем сугыш ветеранын бүләкләде.

Бүләкләнүчеләр арасында милләттәшебез Һидият ага Төхфәтуллин да бар. Шушы уңайдан күңелдә милләттәшләребезгә карата зур горурлык хисе дә уяна. Чөнки элеккеге СССРның көнбатыш төбәкләрен һәм, гомумән, Ауропаның һәр шәһәрен азат итүдә алар гомерләрен дә кызганмыйча катнашкан, Ауропаны фашизмнан азат итүдә үзләреннән зур өлеш керткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot