news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кыргызстандагы II Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарында Татарстан спортчылары да катнашачак

Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кыргызстанның "Кабар" илкүләм мәгълүмат агентлыгына интервью бирде

(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). II Бөтендөнья күчмә халыкларның уеннарында катнашу өчен Кыргызстан Республикасына килер алдыннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Кабар" илкүләм мәгълүмат агентлыгына әңгәмә бирде. Интервью агентлыкның сайтында дөнья күрде.

"Беренче уеннарда Татарстан аерым команда буларак катнашты. Форсаттан файдаланып Кыргызстан Республикасы Президенты һәм кадерле дустым Алмазбәк Атамбаевка чакыру җибәргәне һәм безнең спортчыларга Уеннарда катнашу мөмкинлеге биргән өчен рәхмәт белдерәм", - дип белдергән Рөстәм Миңнеханов. Ул бу уеннарның илләрне һәм халыкларны берләштерүче мөһим чара икәнлеген билгеләп үткән.

"Кыргызстан Республикасы башлап җибәргән Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарын үткәрү дус һәм тугандаш төрки халыкларны аралаштыру һәм якынайту мөмкинлеге тудыра һәм үрнәк булып тора. Бүген Кыргызстанда 50 мең чамасы татар яши, Татарстанда - 1200 чамасы кыргыз бар. Бүген татарлар сәнәгать, авыл хуҗалыгы, сәламәтлек саклау, фән һәм мәдәният өлкәләрендә эшчәнлек алып бара. 2015 ел нәтиҗәләре буенча бүгенгә Татарстан Республикасы белән Кыргызстан Республикасы арасында тышкы сәүдә әйләнеше 42 млн АКШ доллары тәшкил иткән.Дустанә мөнәсәбәтләрне ныгыту өчен безнең халыклар арасында мәдәни һәм фәнни элемтәләрне ныгыту да мөһим", - ди Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья күчмә халыкларның уеннарын төрле илләрдә үткәрү идеясенең кызыклы булуын белдергән. "Уеннар ябылу көнендә Олимпиададагы кебек символ башка илгә тапшырылса матур булыр иде", - дигән ул.

Беренче уеннарда Татарстан спортчыларының җиңә алмавын искәртеп, Татарстан Президенты бу уеннарга өметләре белән уртаклашкан.

"Бу юлы без яхшырак әзерләнергә тырыштык. Ат чабышлары, уктан ату, әлбәттә, милли көрәш безнең яраткан спорт төрләре. Бүгенгә безнең делегация составында 36 кеше, шул исәптә тренерлар, рәсми вәкилләр һәм спортчылар. Атлетлар арасында - 20 ир-ат һәм 8 хатын-кыз. Татарстан җыелма командасы составында барлыгы 13 спорт мастеры. Барлык спортчылар да өйрәнү-тренировка җыеннарын узды. Безнең көрәшчеләр - республиканың әйдәп баручы спортчылары, Россия һәм Дөнья чемпионнары. Әлбәттә, җирле көрәш төрләре һәм кагыйдәләре Татарстандагыдан аерылып тора. Көрәшчеләр ул төрләргә төшенергә тырышты. Безнең спортчылар бүләкле урыннарны алыр дип өметләнәм.

Безнең өчен иң мөһиме медальләр түгел, ә дустанә һәм туганлык мөнәсәбәтләрен саклау. Оештыручылар барысын да югары дәрәҗәдә эшли, матур вакыйгада катнашу, җирле объектларда булу, әлбәттә, тәҗрибә уртаклашу безгә ошый",  - дигән Татарстан Президенты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100