news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кыргызстандагы аз тәэмин ителгән татар гаиләләре балалары “Россиянең алтын боҗрасы” буенча сәяхәт итәчәк

Кыргызстандагы аз тәэмин ителгән татар гаиләләре балалары “Россиянең алтын боҗрасы” буенча сәяхәт итәчәк

(Бишкәк, 26 август, “Татар-информ”, Камил Сыйраҗетдинов). Бүген Кыргызстанның “Бердәмлек”, “Илькаим” һәм “Туган тел” иҗтимагый оешмалары ярдәме белән аз тәэмин ителгән татар гаиләләреннән 11 бала “Россиянең алтын боҗрасы” буенча сәяхәт кылу поездда Мәскәүгә юл алды.

Кыргыз Республикасында Россия Федерациясе Илчелегенең беренче сәркатибе Владимир Сбирнуов сөйләгәнчә, 26 августтан 9 сентябрьгә кадәр Кыргызстаннан 60 бала ял итәчәк һәм сәламәтлекләрен ныгытачак, шулай ук Россиянең борынгы шәһәрләре белән таныша алчак. Исемлекләр иҗтимагый оешма үтенечләре буенча төзелгән. Акция чит илләрдә яшәүчеләргә ярдәм буенча Россия Хөкүмәт комиссиясе программасы кысаларында уздырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot