Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кыргызстанда “Туган тел” тапшыруының чираттагы саны телеэфирга чыкты
Кыргызстанда “Туган тел” тапшыруының чираттагы саны телеэфирга чыкты
(Бишкәк, 21 июль, “Татар-информ”, Илдар Сәмигуллин). Кыргызстанның үзәк телевидениесендә милләттәшләребез өчен “Туган тел” тапшыруының чираттагы саны телеэфирга чыкты. Тапшыруны алып баручы Гөлгенә Шомкорова анда тамашачыларга Татарстан Президенты киңәшчесе Тимур Акуловның Кыргыз драма театры залында татар диаспорасы вәкилләре белән булган очрашуын тәкъдим итте. Соңыннан Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Закиров һәм М.Җәлил исемендәге дәүләт опера һәм балет академия театры җырчысы Лилия Гобәйдуллина чыгышларыннан торган концерт күрсәтелде.
Тапшыруның икенче өлешендә Гөлгенә ханым телевизор караучыларны Бишкәк каласының талантлы рәссамы Рафаил Сәйфуллин белән таныштырды. Рафаил әфәнде Казакъстанда туган, Фрунзе каласында рәссамнар училищесын тәмамлаган. Армия хезмәтен тәмамлап кайткач, иҗат эшенә керешкән. Ул картиналарын майлы буяу белән яза. “Туган тел” оешмасы бинасында да ул иҗат иткән Г.Тукай, Һ.Такташ, М.Җәлил һәм Советлар Берлеге Каһарманы А.Гаделшинның портретлары куелган. Өстәвенә, Рафаил әфәнде биредәге милләттәшләребезнең күпләре өчен үрнәк тә була ала: ул ана телен яхшы белә һәм Татар мәдәният үзәге эшчәнлегендә дә актив катнаша.
“Туган тел” тапшыруы “Казан егетләре” ансамбле чыгышы белән төгәлләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз