news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кыргызстанда Төркия ярдәме белән мәчет төзелгән

Мәчет төзелеше проекты Төрки дөнья муниципалитеты берләшмәсе тарафыннан финансланган.

Кыргызстанда Төркия ярдәме белән мәчет төзелгән
Рамиль Гали
(Казан, 27 май, "Татар-информ"). Кыргызстанда Төрки дөнья муниципалитеты берләшмәсе (TDBB) ярдәме белән төзелгән мәчет ачылды. Бу хакта Андолу агентлыгы сайты хәбәр итә. 
 
Мәчет төзү проекты Иссык-Күл өлкәсе хакимияте мөҗәгате белән тормышка ашырылган. Ул  220 кешегә исәпләнгән. 
 
Мәчет Осман чоры архитектурасы рухында Булан-Соготту курорт бистәсендә төзелгән. Ул Чолпан-Ата шәһәреннән 20 чакрым ераклыкта урнашкан. 
 
Мәчет ачылыш тантанасында TDBB генераль секретаре Фәхри Солак, Кыргызстан премьер-министры киңәшчесе Аскат Акибаев, Иссек-Күл районы башлыгы Данир Иманалиев, Төркиянең Коджаэли, Сельчуклу һәм  Кечиорен провинцияләре муниципалитетлары вәкилләре, төзелеш компаниясе вәкилләре, курорт бистәсе халкы катнашкан. 
 
Кыргызстан премьер-министры киңәшчесе Төркиянең Үзәк Азиядәге гуманитар проектларына зур бәя бирде. 
 
Акимбаев искә төшереп узганча, Төркия ярдәме белән Кыргызстанда күп мәчетләр төзелгән. Ул яңа мәчетнең ике ил халкын берләштерүдә тагын бер билге булачагына ышанычын белдерде. 
 
TDBB генераль секретаре Фәхри Солак, үз чиратында, Кыргызстан мәчетен төзүдә Төркиянең 10га якын муниципалитеты өлеш кертүен хәбәр итте. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot