news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кыргызстанда Президент сайлыйлар

Кыргызстан Президенты вазифасын 11 кандидат дәгъвалый.

(Казан, 15 октябрь, "Татар-информ"). Кыргызстанда Президент сайлаулары бара. Кыргызстанның гамәлдәге башлыгы Алмазбәк Атамбаев Президент сайлауларында тавыш биргән, дип хәбәр итә RT.

Ил лидеры Алмазбәк Атамбаев Президент сайлауларында Бишкәк сайлау участогында тавыш биргән һәм Кыргызстанда дөрес сайлаулар узачагын җиткергән.

Исегезгә төшерәбез, Кыргызстанда бүген яңа Президент сайлаулары бара. Кыргызстан Президенты вазифасын барлыгы 11 кандидат дәгъвалый.

Хәзерге ил башлыгы вәкаләтләре 1 декабьдә төгәлләнә. Атамбаев Кыргызстан Конституциясе нигезендә үз кандидатурасын сайлауларга тәкъдим итмәгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot