Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кыргызстанда Муса Җәлил истәлегенә флешмоб узды
2026 елның 26 маенда Кыргызстанда татар шагыйре Муса Җәлил истәлегенә флешмоб узды, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.
Чараның төп максаты укучыларны Бөек патриот шагыйрьнең биографиясе белән таныштыру гына түгел, ә үсеп килүче буында горурлык, батырлык һәм интернационализм хисләре тәрбияләү булды. Муса Җәлил — сыгылмас ихтыяр символы, аның фашистларның Моабит концлагеренда язылган шигырьләре кешелек дәрәҗәсенә гимн кебек яңгырый, диелә хәбәрдә.
2 нче сыйныф укучылары, буыннар дәвамчанлыгын күрсәтеп, шагыйрьнең балалар шигырьләреннән эчкерсез һәм тәэсирле юллар сөйләделәр. Бишенче һәм алтынчы сыйныф укучылары әдәби-музыкаль композиция әзерләгәннәр.
Флешмобның кульминациясе «Моабит дәфтәре»ннән танылган әсәрләрне коллектив башкару булды. Рус һәм татар телләрендәге юлларның яңгырашы төрле халыкларның мәдәни мирасына тирән интернациональ бәйләнешне һәм ихтирамны ассызыклады.
Чара киләчәк буыннар азатлыгы өчен гомерләрен биргән барлык геройлар истәлегенә бер минутлык тынлык белән тәмамланды. Мәктәп чираттагы тапкыр Бөек Ватан сугышы геройлары турындагы истәлекнең исән булуын һәм буыннан-буынга тапшырылуын исбатлады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз