news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кыргызстанда мәчетләр ачылды

Мәчеткә килүчеләрнең температурасын үлчиләр һәм битлекләр бирәләр.

(Казан, 9 июнь, «Татар-информ»). Кыргызстанда мәчетләрне ачтылар. Алар яңа төрдәге коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү максатыннан, 21 мартта ябылган иде. Бу хакта Анадолу агентлыгы яза.

Бишкәктәге Имам Сарахси исемендәге үзәк мәчеткә килүчеләрнең температурасын үлчиләр һәм битлекләр бирәләр.

Җәмәгать намазы укыганда 1,5 метр ераклыта социаль дистанция саклана.

Кыргызстанның баш мөфтие Максатбек Токтомушев мәчетләрне ачкан өчен хакимияткә рәхмәтен белдерде, диелә хәбәрдә. Токтомушев авыру кешеләргә, яшүсмерләргә һәм хатын-кызларга намазны өйдә укырга киңәш итте.

Бүгенге көндә Кыргызстанда коронавирус йоктыруның 2032 очрагы теркәлгән. 1445 кеше дәваланган, 23 кеше вафат булган.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100