news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кыргызстанда лицензиясез эшләүче мәдрәсәләрне япканнар

Кыргызстанның көньягында Дин эшләре буенча дәүләт комиссиясе таләпләренә җавап бирмәүче алты мәдрәсә эшчәнлеге туктатылган.

(Казан, 10 гыйнвар, “Татар-информ”). Кыргызстанның көньягында Дин эшләре буенча дәүләт комиссиясе таләпләренә җавап бирмәүче алты мәдрәсә эшчәнлеге туктатылган. Әлеге хәбәрне "Интерфакс" җиткерде. 

Дин эшләре буенча дәүләт комиссиясе вәкиле Борумухамед Эсенов агентлыкка: “Дин эшләре буенча дәүләт комиссиясе, тикшерүләрдән соң Ош, Җәлал-Абад һәм Бәтке өлкәләрендә алты мәдрәсәне ябу карарын кабул итте”, дип хәбәр иткән.

Ул әлеге мәдрәсәләрнең хәйриячелек оешмалары булып теркәлмәвен һәм укыту өчен лицензияләре булмавын аңлаткан.

"Без аларны ябарга мәҗбүр. Хәзер XXI гасыр, әлеге мәдрәсәләрдә исә искечә укыталар, матди-техник база юк, укучылар да юк дәрәҗәсендә иде", - дип өстәп әйткән Б.Эсенов.

Тагын 16 мәдәрәсә җитәкчелегенә кимчелекләрне бетерү буенча күрсәтмә бирелгән.

Кыргызстан мөселманнары Диния нәзарәте мәгълүматлары буенча, республикада 102 мәдрәсә эшләп килә, анда 10 меңгә кадәр яшүсмер дини белем ала. Рәсми мәгълүматлар буенча, уку йортларының бары тик яртысы гына тиешле теркәлү узган.

Кыргызстанда соңгы елларда дини уку йортларында дөньяви белем бирүне дә кертү уңаеннан реформа үткәрелә һәм мәдрәсәләрдә тарих, информатика, кыргыз теле дәресләре укытыла. Әмма әлегә берсе дә укыту өчен тиешле лицензия алмаган. Кыргызстан мәгариф министрлыгы лицензия алу өчен әлеге предметларны гына укыту аз дип белдергән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100