Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кыргызстанда көрәш буенча халыкара ярышларда 11 илдән 170 спортчы бил алышты
21-25 августта Кыргызстан Республикасының Ысыккүл буенда урнашкан Чолпон-Ата шәһәрендә көрәш буенча халыкара ярышлар узды. Турнирда 11 илдән 170 көрәшче бил алышты. Бу хакта Россия Көрәш федерациясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Турнир кысаларында төрле авырлык категорияләрендә биш комплект – 65 кг га кадәр, 75 кг га кадәр, 90 кг га кадәр авырлык категорияләрендә, шулай ук абсолют авырлык категориясендә (90 кг дан артык) медальләр уйнатылды.
Әлеге ярышларда Татарстан данын танылган көрәшчеләр Ислам Кәримов, Артур Хәкимов, Рафаэль Бильданов, Рафаэль Кәлимуллин, Ренас Кәлимуллин һәм Фирдүс Зәйнуллин яклады.
Фото: Россия Көрәш федерациясе матбугат хезмәте
- 2026 елда Чолпон-Ата шулай ук көрәш ярышларын кабул итәчәк. Анда масштаблы спорт вакыйгасы – Бөтендөнья күчмә халыклар уеннары кысаларында. Көрәш, иң мавыктыргыч һәм аутентик көрәш төрләренең берсе буларак, уеннар программасының беренчел проектына кертелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз