news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кыргызстанда йөртүчесе булмаган мини-йөк машинасы 29 баланы бәрдергән

Кыргызстанда йөртүчесе булмаган йөк машинасы Сузак районында оештырылган бәйрәм вакытында 29 баланы бәрдергән, дип хәбәр итә РИА Новости агентлыгы.

Агентлык мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта өч бала авыр хәлдә.

Якынча мәгълүматлардан күренгәнчә, Hyundai Porter йөк машинасы кисәк кенә кузгалып, тау бите буйлап төшеп киткән һәм бәйрәмдә «Манас» милли эпосын сөйләргә әзерләнүче балаларны бәрдергән. Бу вакытта аның кабинасында беркем дә булмаган.

news_right_1
news_right_2
news_bot