Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Кыргызстанда Дәүләт теле көне билгеләп үтелә
Кыргыз теле – кыргыз-кыпчак төркеменә, ягъни төрки телләренең көнчыгыш-хун тармагына керә.
(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Кыргызстанның дәүләт теле – кыргыз теле. Кыргызстанда, 1989 елдан башлап, ел саен 23 сентябрьдә Дәүләт теле көне билгеләп үтелә. Бу турыда calend.ru сайтында хәбәр ителә.
- Кыргызстанда Дәүләт теле көне 1989 елда Кыргыз Совет Социалистик Республикасы Югары Советының "Кыргыз ССРның дәүләт телләре турында”гы законына нигезләнеп кабул ителгән. Ул документ кыргыз теленә дәүләт статусы хокукын биргән.
"Кыргыз ССРның дәүләт телләре турында”гы законның 16 маддәсендә дәүләт хакимиятенең җирле органнары һәм милли төркемнәрнең (үзбәк, таҗик, немец, дунган, уйгыр һ.б.) тупланып яшәү территориясе идарәләре, дәүләт теле белән бергә, әлеге милли төркемнәрнең туган телен дә кулланырга хокуклы булуы турында әйтелгән. Бу телләрне белмәгән затларга тәрҗемә тәкъдим ителә.
- Кыргыз теле – кыргыз-кыпчак төркеменә, ягъни төрки телләренең көнчыгыш-хун тармагына керә. 4 миллион кешенең 2,5 миллионы Кыргызстанда яши, калганнары Кытай, Монголия, Әфганстан, Пакыстан, Казахстан, Үзбәкстан һәм Таҗикстанда тупланып гомер итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз