news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кыргызстанда Чыңгыз Айтматовның әнкәсен зурлау тантанасында БТК БК вәкилләре катнашты

Татарстанлылар анда җирле татарлар белән очрашулар үткәргән

 (Казан, 28 ноябрь, “Татар-информ”). Бу көннәрдә күренекле язучы Чыңгыз Айтматовның әнисе Нәгыймә Айтматова-Габделвәлиеваның тууына 110 ел тула.

Нәгыймә Айтматованың юбилей тантанасы Кыргызстан Республикасының Бишкәк шәһәрендә булып үтте, аны мәмләкәтнең «Туган тел» татар-башкорт оешмасы һәм «Әни» дип аталган кыргыз хәйрия фонды уздырды. Солтанатлы бу чарада Нәгыймә Айтматованың балалары, оныклары, туганнары катнашты, Татарстаннан һәм Әзербайҗаннан махсус килгән кунаклар чыгыш ясады, кыргыз зыялылары үз фикерләрен әйтте. Татарстаннан бу тантанага Бөтендөнья татар конгрессы юлламасы белән язучылар Фәүзия Бәйрәмова һәм Ркаил Зәйдуллин килгән иде,
алар Нәгыймә апаның балалары Илгиз һәм Роза Айтматовларга Казаннан алып килгән бүләкләрен тапшырдылар, сәламнәрен һәм тәбрикләүләрен җиткерделәр. Тарих фәннәре кандидаты Фәүзия Бәйрәмова үзенең чыгышында бирегә Нәгыймә апа турында китап язу максаты белән килүләрен әйтте, аның нәсел шәҗәрәсе һәм Мәчкәрә авылы буенча махсус әзерләп алып килгән фотоальбомны экранда күрсәтте, туган якларында Габделвәлиев-Үтәмешевләр-Айтматовлар нәселен онытмаулары турында сөйләде.

Юбилей тантанасында Нәгыймә апаның улы академик Илгиз Айтматов, кызы галимә Роза Айтматова, туганы, абыйсының улы булган «Хамза из Мачкары, дед Чингиза» китабы авторы Ринат Габделвәлиев тә чыгыш ясадылар, истәлекләре белән уртаклаштылар. Кыргыз университеты профессоры Әнисә Бикбулатова, танылган режиссер Булат Шәмшиев, «Туган тел» оешмасы җитәкчесе Гөлсинә Үлмәскулова, медицина фәннәре кандидаты Суфия Байзакова, Әзербайҗан вәкиле профессор Себахетдин Балчы, «Әни» оешмасы җитәкчелеге һәм башкалар үзләренең чыгышларында Кыргызстан татарларының тарихына, аларның ил үсешенә керткән өлешләренә югары бәя бирделәр, Нәгыймә Айтматованы шуларның иң күренекле вәкиле, дип билгеләп үттеләр. Соңыннан кыргыз һәм татар сәнгатькәрләре килгән кунакларга милли концерт күрсәтте, юбилей тантанасы «Туган тел» җыры белән тәмамланды.

Фәүзия Бәйрәмова һәм Ркаил Зәйдуллин Бишкәктә Нәгыймә Айтматованың балалары һәм туганнары белән аерым да очраштылар, аларда булган архив матераиллары белән таныштылар. Алар шулай ук Нәгыймә апаның һәм Чыңгыз Айтматовның каберләре янында булып, рухлары өчен дога кылдылар. Чыңгыз Айтматов җирләнгән «Ата-Бейит» («Аталар кабере») мемориаль комплексында шәхес культы корбаннары, шул исәптән Чыңгыз Айтматовның атасы Түрәкул да, җирләнгән, уртак каберлектә дүрт татар кешесе дә барлыгы билгеле булды. Татарстаннан килгән язучылар шулай ук мәчетләрдә һәм музейларда булдылар, халыкның узган тарихы һәм бүгенге тормышы белән таныштылар, милләтттәшләребез, эшмәкәрләр Рафаил һәм Рамил Хафизовлар салдырган татар мәчетенә һәм алар алып барган эшчәнлеккә зур бәя бирделәр. Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Ркаил Зәйдуллин исә Кыргыз дәүләт университетында уздырылган кыргыз шагыйре Аалы Токомбаевның тууына 110 ел тулуга багышланган юбилей конференциясендә дә чыгыш ясады, ике төрки милләт арасында гасырлар буе барган милли һәм мәдәни багланышларга зур бәя бирде.

Татарстан кунаклары үзләренең сәфәрләрен Нәгыймә апаның туган якларында — Кыргызстанның төньяк-көнчыгышында урнашкан Каракол каласында дәвам иттеләр. Бу тарихи сәфәрдә аларны Нәгыймә Айтматованың оныгы, үзе дә дүрт китап авторы Әсән Әхмәтов озатып йөрде, шулай ук галимә-тарихчы, «Кыргызстан татарлары» темасына докторлык диссертациясе өстендә эшләүче Әнисә Бикбулатова да булды. Бүгенге көндә Кыргызстанда 50 меңгә якын татар бар, аларның күпчелеге — 80 проценты шәһәрдә яши һәм яхшы урыннарда эшли. Югары белем алу буенча татарлар республикадагы бөтен милләтләр арасында беренче урында торалар. Караколда 1 меңгә якын татар яши икән, ә Ыссык-Күл өлкәсендә алар 10 меңләп. Каракол татарларының «Татулык» дип аталган оешмалары бар, алар ел саен биредә Сабан туйлары уздыралар, туган телгә өйрәнү түгәрәкләре эшли, 1883 елны шәһәрдә татарлар салдырган мәчетне дә бүгенге татарлар үз кулларында тота, шулай ук аерым татар зираты да бар. Шунысын да әйтергә кирәк, Караколда узган гасырларда ук бирегә Кукмарадан күчеп килгән татарларның нәсел дәвамчылары яши, алар арасында Габделвәлиевлар да бар, әмма алар Хәмзә бабайны да, Нәгыймә апаларын да инде хәтерләмиләр. «Татулык» оешмасында уздырылган очрашуда тарихыбызны барлау һәм саклау мәсьәләсе күтәрелде, шәһәр музеенда татар тарихына багышланган бүлмә булдырырга кирәклеге әйтелде, Нәгыймә Айтматованың тууына 110 ел тулуны музей белән бергәләп уздырырга тәкъдим ителде.


Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты әгъзалары, язучылар Фәүзия Бәйрәмова һәм Ркаил Зәйдуллин «Туган тел» оешмасында милләттәшләребез белән «Түгәрәк өстәл» утырышы уздырдылар, алда торган максатларны билгеләделәр, алга таба тарихыбызга да зур игътибар бирергә кирәклеген әйттеләр. Кыргызстанда гасырлар буе яшәгән һәм аның төп халкына әйләнгән татарлар турында фәнни хезмәтләр дә, әдәби китаплар да язар вакыт җитте. Бөтен кешелек дөньясына Чыңгыз Айтматов кебек талант иясен биргән Татар Анасы Нәгыймә Айтматова-Габделвалиева исә әдәби әсәрләргә дә, тарихи хезмәтләргә дә, документаль фильмнарга да лаек, һәм моны татар халкы, Татарстан үзе эшләргә тиеш — Фәүзия Бәйрәмова һәм Ркаил Зәйдуллин Кыргызстаннан әнә шундый фикер белән кайттылар.

Белешмә өчен.
Нәгыймә Айтматова — милләте буенча татар, аның әтисе Хәмзә Габделвәлиев хәзерге Татарстанның Кукмара районы, Мәчкәрә авылында туып үскән, аннан сәүдә эшләре буенча Урта Азиягә юл тоткан. Ул үзенең туганнары белән хәзерге Кыргызстанның Каракол (Пржевальск) каласында төпләнеп кала, анда зур сәүдәгәр, абруйлы ил атасы булып таныла. Шушы бай, милли һәм дини гаиләдә татар кызы Нәгыймә туып үсә, шушы калада мәдрәсә һәм гимназия тәмамлый, бәхетле балачак кичерә. Нәгыймә Габделвәлиеваның яшьлек еллары инкыйлаб чорына туры килә, атасының бар байлыгын яңа хакимият тартып ала, бай кызын бер җиргә дә укырга алмыйлар. Нәгыймә комсомолга керә, совет оешмаларында эшли башлый, шунда булачак ире Түрәкул Айтматов белән таныша, кыргызларның партия лидеры белән тормыш кора. Әмма бәхетле тормыш озак дәвам итми, шәхес культы елларында Түрәкул Айтматов кулга алына һәм атып үтерелә. Нәгыймә Айтматова дүрт баласын иренең илендә бик зур авырлыклар белән үстерә һәм аякка бастыра, ул балаларның олысы — Чыңгыз Айтматов соңыннан дөньякүләм билгеле язучы булып таныла. Татар анасы Нәгыймә Айтматова барлык балаларын да югары белемле итә, алар академик-профессор дәрәҗәләренә ирешәләр, Кыргызстан Республикасының үсешенә зур өлеш кертәләр.

Бөтендөнья татар конгрессы сайтына урнаштырылган Тарихи-мәдәни мирас фондының матбугат үзәге әзерләгән әлеге язма беркадәр кыскартылып алынды.

news_right_1
news_right_2
news_bot