news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кыргызстанда 100гә якын мәктәп укучысы дискотекада ис газы белән агуланган

Алты бала бик авыр хәлдә.

Кыргызстанда 100гә якын мәктәп укучысы дискотекада ис газы белән агуланган
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). Кыргызстанда дискотекада ис газы белән агуланган 100гә якын мәктәп укучысы хастаханәгә озатылган, дип хәбәр итә «Интерфакс».

Кичә Кегеты авылында VII һәм VIII сыйныф укучылары мәктәп спорт залында дискотека оештырган. Спорт залында ут булмаганлыктан, алар электр генераторы кулланган. Нәтиҗәдә, залны төтен каплап алган.

75 зыян күрүчене хастаханәгә алып киткәннәр, алты бала бик авыр хәлдә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot