Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кыргызстан үзәк телевидениесендә “Туган тел” тапшыруының чираттагы чыгарылышы
Кыргызстан үзәк телевидениесендә “Туган тел” тапшыруының чираттагы чыгарылышы
(Бишкәк, 25 май, “Татар-информ”, Илдар Сәмигуллин). Кыргызстан үзәк телевидениесенең якшәмбе көннәрендә эфирга чыгып килгән татарча “Туган тел” программасының авторы һәм алып баручысы Гөлгенә Шонкорова чираттагы тапшыруда телетамашачыларга республиканың танылган гистолог һәм физиологы, медицина фәннәре докторы, Кыргызстан медицина академиясе профессоры, милләттәшебез Рөстәм Роман улы Төхфәтшин турында сөйләде. Р.Төхфәтшин 1951 елда Казакъстанда туган. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, ул Фрунзе медицина институтына укырга керә һәм аны уңышлы тәмамлый. 1984 елда кандидатлык һәм 1995 елда докторлык диссертациясен яклый. Хезмәттәге казанышлары өчен ул “Кыргызстан Республикасының сәламәтлек саклау отличнигы” дигән мактаулы исемгә лаек була.
Медицина академиясе профессоры Рөстәм Төхфәтшинне Кыргызстанда гына түгел, ә чит илләрдә дә яхшы беләләр. Ул еш кына чит илләргә чыгып, халыкара конференцияләрдә катнаша, чыгышлар ясый. Ул укыткан академия студентлары да аның тирән белеме һәм медицина өлкәсендәге тәҗрибәсе алдында баш ия. Рөстәм әфәнденең шулай ук ике улы да әтисе юлын сайлаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз