Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кыргызстаннан Нурзат Жеенбек: Кыргызстанда кәсепчелек гасырлар дәвамында сакланып калган
«Россия - ислам дөньясы: Kazan forum 2024» икътисади форумына Кыргызстан катнашучысы, сәнгать белгече Нурзат Жеенбек Кыргызстанда кәсепчелек сәнгате турында сөйләде.
«Кыргызстанда кулдан ясалган әйберләр бик күп. Бу – гасырлар дәвамында сакланып калган традицион милли кәсепчелек. Казанга мин үз коллекциямне алып килдем, андагы киемнәр табигый ефәк йоныннан эшләнгән. Бу милли традицион эш техникасы. Коллекциям бүген мода кичәсендә күрсәтеләчәк. Мин аны «Хатын - кызны эзләгез» дип атадым. Барлык коллекциям кул белән эшләнгән. Коллекциядә күлмәкләр, баш киемнәре бар», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Аның әйтүенчә, коллекция хатын-кызларга ярдәм итү максатыннан әзерләнгән. «Дөньяда бик күп вакыйга бара. Һәрхәлдә, нинди милләттән булуына карамастан, хатын-кызлар бер-берсенә теләктәшлек белдерергә тиеш. Хатын-кызларның һәрвакыт гүзәл, матур булып калуларын һәм тынычлык булдыруларын телим. Коллекциямне кыргыз колоритында ислам модасы дип әйтергә була. Ул традицион башкару техникасы нигезендә заманча итеп эшләнде. Чимал – Кыргызстаннан.
Нурзат милли кием коллекцияләрен ясау белән күптәннән шөгыльләнүен әйтте. «Башта милли келәмнәр, юрталар ясадым. Моннан тыш, мин сәнгать белән шөгыльләнәм. Минем шөгылем – традицион техника буенча кием тегү», - дип аңлатты ул.
«Казанга өченче тапкыр киләм. Бик күп кешеләр белән таныштым, дустанә мөнәсәбәттә каршы алдылар. Татарлар белән тылмачсыз аралашабыз, чөнки төрки телле халык. Мәдәни код буларак безнең уртак якларыбыз бик күп. Без бер-беребезне сәнгать, мәдәният аша аңлыйбыз», - дип уртаклашты сәнгать белгече.
Ул икътисади форумга милли кыргыз костюмын киеп килгән. «Эшләнмәләр әбиемнән калган. Һәр гаиләнең саклагычы (оберег) бар: ул бер символ, элемент. Мәсәлән, минем костюмымда табигый мәрҗәннәрне күрергә була. Кыргызстанда күчмә халыкларда көмеш алтыннан кыйммәтрәк санала. Бизәнү әйберләре дә көмештән ясала, көмеш, мәсәлән, суны да чистарта ала. Кайдан килеп чыккан – барысы да милли костюмым образында чагыла. Моны аңлаган кешеләр минем нәселем турында белә ала. Бер костюмда зур дөнья берләшкән», - диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз