Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кыргызстан вәкилләре Кукмарада Чыңгыз Айтматов бабасының нигезен карап кайткан
Кукмараның туган якны өйрәнү музее директоры әйтүенчә, Кыргызстан делегациясе Мәчкәрә зиратында дога кылган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 25 октябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Кыргызстан делегациясе Кукмарада күренекле язучы, дипломат Чыңгыз Айтматов бабасының туган нигезен карап кайткан. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә ТР Фәннәр академиясендә "Айтматов укулары - мәдәниятләр аралашуы өчен" форумында Кукмара районы Туган якны өйрәнү музее директоры Ләбүдә Дәүләтшина сөйләде.
"Әскәр Чыңгызович [Чыңгыз Айтматовның улы - Т-и. иск.] аларга минем белән элемтәгә чыгарга киңәш иткән. Ул делегация вәкилләренә Кукмарага кайтып, Мәчкәрә авылы зиратында дога кылырга амәнәт итеп җибәргән булган. Имамны да чакырдык. Мәчкәрә - Чыңгыз Торекуловичның бабасы туган авыл. Әнисе Нәгыймәнең әтисе Хәмзә Мәчкәрәдә туган", - диде Ләбүдә ханым. Чыңгыз Айтматовның бабасы Хәмзә Мәчкәрәдән энесе, сеңлесе белән бәхет эзләп чыгып китәләр.
"Башта Казанга баралар, шуннан кәрван белән Ыссык күлгә кадәр баралар, бик ошатып шунда калалар. Ул вакытта әле ул яшь кеше була, 30ларга җиткән буладыр. Шушында бер байга ялланып, приказчик булып эшләп, ике елда шактый гына мал туплый, үз эшен ача. Нәтиҗәдә, Кыргызстанның иң бай татар сәүдәгәре була", - дип сөйләде музей директоры.

Кыргызстан делегациясенә Чыңгыз Айтматовның бабасының туган нигезен күрсәткәннәр. "Бөрбаш авылы зиратында исә Айтматовлар нәселенең башында торган уналтынчы буын Туктаргалинең 1669 елгы кабер ташы исән", - диде Ләбүдә Дәүләтшина. Әңгәмәдәш 1997 елдан бирле Айтматовның Татарстандагы тамырлары белән шөгыльләнүче булуын йтте. "Чыңгыз Торекулович белән очрашып, шәҗәрәләрен өйрәндек", - диде.
Ләбүдә ханым сүзләренчә, Мәчкәрәдә шул ук бер шәҗәрәдән Үтәмешевлар калган була. "Шәҗәрәне таптык, ул гарәп хәрефләре белән иде, без аны кириллицага тәрҗемә иттек, аннары эзләргә тотындым. Озак эзләдем, бер ун ел аларны эзләсәм, бер ун ел аларның исеменнән шушындый дәрәҗәле форумнарда катнашып йөрим", - диде.
Кыргызстанның Бишкәк шәһәреннән "Чыңгыз Айтматов исемендәге Ыссык-күл форумы" халыкара иҗтимагый берләшмә президенты урынбасары Динара Джумабаева Кукумарага бару өчен махсус берничә көн алдан килгәннәрен әйтте. "Гаҗәеп җир. Тарихы бай. Безнең делегациягә Кукмарада Төбәкне өйрәнү музее ошады", - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз