news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кыргызстан вәкиле үзләрендә хәләл индустриягә кагылышлы яңа нигезләмә эшләнгәнен әйтте

Кыргызстанда Икътисад министрлыгы каршында шәригать өлкәсендә махсус консультатив орган оештыру ниятләнә.

Кыргызстан вәкиле үзләрендә хәләл индустриягә кагылышлы яңа нигезләмә эшләнгәнен әйтте
Михаил Захаров

(Казан, 24 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Кыргызстан Республикасы Икътисад министрлыгы белгече Нургазый Кадышев әйтүенчә, хәләл индустрия өлкәсенә кагылышлы махсус нигезләмә әзерләнгән. Бу хакта ул “Kazan Expo” үзәгендә “Ислам хезмәттәшлеге оешмасы әгъза-илләре белән хезмәттәшлек кысаларында хәләл илкүләм стандартлары” темасына фикер алышуда сөйләде.

“Кыргыз Республикасында концепцияләр эшләнсә дә, барыбер, хәләл нәрсә ул, дигән билгеләмә бирүче документ юк иде. Дәүләт ислам, шәригатькә кагылышлы кайбер сорауларга җавап бирә алмагач, ислам өлкәсендә төгәл белүче орган кирәк. Моңа бәйле рәвештә, Кыргызстанда хәләлдә катнашучылар турында положение эшләнде. Документ әзер, якын көннәрдә Хөкүмәт тарафыннан расланырга тиеш”, - диде ул.

Нигезләмәнең төп максаты – хәләл индустрия өлкәсендә катнашучыларның һәм бу өлкәдә мөнәсәбәтләрне җайга салуда хокукый нигезләрне булдыру. “Шулай ук, Икътисад министрлыгы каршында шәригать өлкәсендә махсус белеме, тәҗрибәсе булган белгечләрдән консультатив орган оешачак”, - дип белдерде Нургазый Кадышев.

Ул хәләл индустриядә бердәм халыкара сертификация системасы булмавы проблемасын әйтте. “Хәләл инде дин кысаларыннан чыкты, бу икътисадның яңа тармагы. Елдан ел сертификацияләүче органнар да арта. Хәзер аларның саны 350гә якын. Бу индустрия Аргентина, Австралия, Канада, Һиндстанда да үсеш ала. Шул ук вакытта яңа каршылыклар да туа. Стандартлар артып, буталчыклар да килеп чыга”, - диде.

“Без хәләл индустрия буенча илкүләм стандартлар булырга омтылдык, конфликтлы мәсьәләләр дә чыкты. Аннары без Малайзия, соңрак Төркия стандартларын кабул иттек. Проблема шунда иде: бездә законда стандартлаштыру органының физик һәм юридик затлар үтәргә тиешле норматив-хокукый актлар тапшырырга вәкаләтләре юк иде”, - дип ачыклык кертте Нургазый Кадышев.

Ул бүген Кыргызстанда мөселманнар 80 процентка якын булуын, хәләл индустрия аларда яңа тармак булуын әйтте. Аның фикеренчә, хәләл буенча укыту планнары да булырга тиеш. “Белем бирү эшчәнлеге алып барылырга тиеш. Мөселман кайда гына булса да хәләл хезмәтләр, хәләл продукция эзләячәк”, - диде.

Берләшкән Гарәп Әмирлекләре икътисад министрының тышкы сәүдә буенча урынбасары Джума Мөхаммәд Алькейт Татарстан һәм Гарәп Әмирлекләре арасындагы товар әйләнеше, былтыргы белән чагыштырганда, 20 процентка артканын әйтте. Бүген БГӘ белән Татарстан арасында товар әйләнеше 3 млрд доллардан артык. “Без, шулай ук, Татарстан белән хәләл продукцияне аккредитацияләү һәм сертификацияләү өлкәсендә хезмәттәшлек итәбез”, - диде мәртәбәле гарәп кунагы.

Хәләл тормыш рәвеше буенча Индонезия үзәге җитәкчесе Сапта Нирвандар Татарстан белән хезмәттәшлек итүдә зур мөмкинлекләр күрүен әйтте. “Аеруча хәләл продукция җитештерү һәм IT-технологияләр өлкәсендә. Татарстанның технологияләр өлкәсендә тәҗрибәсе кызыксындыра. Бу стартап-бизнеслар, кораблар, самолетлар төзү”, - диде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100