news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кыргызстан татарлары Васил Шәйхразиевка үзләрен борчыган проблемалар турында сөйләде

Очрашу “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды.

(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев белән очрашуда Кыргызстан татарлары милләттәшләребезнең яшәеше, сөенечләре һәм кыенлыклары турында сөйләде. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кыргызстанга эшлекле сәфәре вакытында В.Шәйхразиев Кыргызстанның “Туган тел” татар-башкорт үзәге активы белән очрашкан. Очрашу Кыргызстан Республикасының Мәдәният, мәгълүмат һәм туризм министрлыгы бинасында узган. Васил Шәйхразиевны чәкчәк тотып, гармунда уйнап каршы алганнар.

Очрашуга алтмыштан артык милләттәшебез җыелган..

Кыргызстан татарлары яшәеше, уңышлары һәм проблемалары, тел киләчәге турында борчулары хакындагы сөйләшү иҗади чыгышлар белән аралаштырылды. Васил Шәйхразиев чыгыш ясаучыларга кушылып үзе дә җырлады, диелгән әлеге хәбәрдә.

Очрашу “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланган.

  • Кыргызстанга татарлар Россиядән XX гасыр башында күченеп китә. Алар республика территориясендә мәктәпләр ачкан һәм кыргыз яшьләрен грамотага өйрәткән беренче мәгърифәтчеләр була. Бүгенге көндә Кыргызстанда 50 меңгә якын татар яши, шул исәптән Бишкәктә 16 меңгә якын. 
  • “Туган тел” оешмасы Кыргызстанда инде 28 ел эшли. 1998 елдан аны Гөлсинә Үлмәскулова җитәкли. Республиканың 7 төбәгендә оешманың филиаллары бар. Үзәк каршында якшәмбе мәктәбе булдырылган. “Туган тел” үзәгендә барлык милли һәм дини бәйрәмнәр билгеләп үтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot