news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кыргызстан татарлары “Сары-Озон талантлары” фестивалендә катнаша

Кыргызстан татарлары “Сары-Озон талантлары” фестивалендә катнаша

(Бишкәк, 26 август, “Татар-информ”, Камил Сыйраҗетдинов). Кыргызстанның Чуй өлкәсе Аламедин районы Кара-Җигәч авылында Кыргызстанның “Бердәмлек” татар берлегеннән фольклор ансамбль артистлары “Сары-Озон талантлары” өлкә халык иҗаты фестиваленең район турында катнашты.

Әлеге иҗтимагый оешма идарәсе әгъзасы Рамилә Шәрипова сүзләренчә, фестивальне Чуй өлкәсе дәүләт хакимияте оештыра. Аның максаты – халык талантларын барлау һәм Чуй үзәнендә яшәүче халыкларның үзенчәлекле фольклорын саклап калу. Анда казахлар, кыргызлар, молдаваннар, руслар, таҗиклар, татарлар, төрекләр, үзбәкләр, уйгурлар һәм украиннар катнаша. Алар өчен милли үзенчәлекләрне искә алып бизәлгән алты тирмә куелган.

Җыелганнар алдында Чуй өлкәсе губернаторы Тургунбәк Кулмурзаев чыгыш ясады. Ул барлык катнашучыларны фестиваль башлану белән котлады һәм иҗади уңышлар теләде. Фестиваль жюрие татар телендә “Алларын алга манам” җырын башкарган һәм тамашачылар хөкеменә татар халык ашлары, киемнәре, көнкүреш әйберләре тәкъдим иткән “Дуслык” ансамбле чыгышын акчалата бүләк белән билгеләп үтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot