news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кыргызстан студенты татар ашларын яратуы турында сөйли

"Татар-информ" чит илләрдә яшәүче татарларга татарча видео төшереп җибәрергә тәкъдим итте.

(Казан, 25 ноябрь, "Татар-информ"). "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы чит илләрдә яшәүче татарлар белән видеокүпердә тәкъдим иткән биремгә җавап Бишкәк татарларыннан килде. Студент үз гаиләсе турында татарча видео төшергән. Видеода ул татар ашларын яратуы турында сөйли.

Видеокүпер "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе белән Төркия, Казахстан, Кыргызстан, Италия татарлары арасында узды.

  • Бирем үз гаиләң турында татарча видео төшерүдән гыйбарәт.
  • Иң уңышлы эшләр "Татар-информ" сайтында һәм YouTube каналында урын алачак.

Бүген Кыргызстанның Бишкәк шәһәрендә яшәүче Куҗахмәтова Рәмилә төшергән видеоны тәкъдим итәбез.

“Мин татар булуым белән горурланам. Үз туган телеңне камил белү кирәк, аннан чит телләр дә өйрәнергә була", - диелгән видеода.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100