news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кыргызстан Республикасы Бишкәк шәһәрендә Муса Җәлил бюсты ачылды

Кыргызстан Республикасы Бишкәк шәһәрендә Муса Җәлил бюсты ачылды
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисе Васыйл Шәйхразиев эш сәфәре белән Кыргызстан Республикасының Бишкәк шәһәрендә. Биредә Советлар Союзы Герое, шагыйрь Муса Җәлил бюстын ачу тантанасы узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Чарада шулай ук Кыргызстан Республикасы Министрлар Кабинеты рәисе урынбасары Эдиль Байсалов, Россия Федерациясенең Кыргызстан Республикасындагы илчелеге киңәшчесе, Россия хезмәттәшлегенең Бишкәк шәһәрендәге вәкиллеге җитәкчесе Альберт Зөлхарнеев катнашкан.

Васыйл Шәйхразиев тантаналы чараның кунакларын сәламләгән.

«Совет солдатлары бөтен Европаны азат итте, һәм менә инде 70 ел без җиңүебез белән горурланабыз. Һәр халыкның үз герое бар, әмма шул ук вакытта безнең уртак геройларыбыз да бар. Мәсәлән, Муса Җәлил», - дигән ул үзенең чыгышында.

Кыргызстан Республикасы Министрлар Кабинеты рәисе урынбасары Эдиль Байсало 29 номерлы мәктәпкә Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исемен бирүне хөкүмәт һәм мэрия хуплар, дип өметләнә.

Алга таба чарада шагыйрьнең тормыш юлын искә алганнар, әсәрләрен укыганнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100