news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кыргызстан Президентының тормыш иптәше Татарстанның Мәскәүдәге вәкиллегендә булды

Равил Әхмәтшин Рәйсә Атамбаевага ТРның РФдәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге эше турында сөйләде

(Мәскәү, 12 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген ТР Премьер-министры урынбасары - ТРның Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Кыргызстан Президентының тормыш иптәше Рәйсә Атамбаева белән очрашты. Очрашу ТРның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә узды, дип хәбәр итә вәкиллекнең матбугат хезмәте. 

Рәйсә Атамбаева - "Сәламәт ил" иҗтимагый фонды рәисе, И.К. Ахунбаев исемендәге Кыргызстан дәүләт медицина академиясенең гигиена дисциплиналары кафедрасы доценты. 

Равил Әхмәтшин кунакка Тулы вәкаләтле вәкиллек эше һәм аның алдында торган бурычлар хакында сөйләде. Күпмилләтле Татарстанда туып-үсеп, бүгенге көндә Мәскәүдә яшәүчеләрне берләштерүгә юнәлдерелгән эшчәнлеккә аерым тукталды. Ул ассызыклаганча, республика тарафыннан башкалада оештырылган төрле чаралар бу уңайдан аеруча зур роль уйный. Әйтик, август аенда Мәскәүдә зур уңыш белән Татарстан мәдәнияте көннәре үткән, аларга берничә мең кеше килгән.

Рәйсә Атамбаева үз чиратында, Татарстан Республикасының ил территориясендә генә түгел, ә чит илләрдә яшүче милләтәшләрне берләштерүгә юнәлдерелгән зур эшләр башкаруын билгеләп үтте. 2012 елның декабрендә, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов чакыруы буенча, ул Казанда узган Бөтендөнья татар конгрессының V корылтаеның мактаулы кунагы булган. 

Кыргызстан Президенты хатыны - милләте буенча татар. Ул Уралда туган, соңрак аның Сарман һәм Бөгелмәдә туып-үскән әти-әнисе Кыргызстанга күченгән. Ул анда урта мәктәпне һәм медицина институтын тәмамлаган. Аның кайбер туганнары бүгенге көндә дә Татарстанда гомер кичерә. 

Очрашу барышында Рәйсә ханым Татарстан вузларының югары дәрәҗәсен билгеләп үтте һәм Казан уку йортларына белем алучы Кыргызстан студентларының санын арттыру белән кызыксынуын белдерде. Ул республикага, язучы Чыңгыз Айтматовның исемен мәңгеләштерү йөзеннән, уртак эшләр өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Искәртеп узабыз, үткән елның октябрь аенда Мәскәү һәм Казанда, 2008 елда вафат булган танылган язучы һәм җәмәгать эшлеклесенең тууына 85 ел тулуга багышланган чаралар сериясе оештырылды. 

Очрашуда шулай ук медицина фәннәре докторы, профессор, Казан дәүләт медицина университеты каршындагы Балалар һәм яшьләр сәламәтлеге проблемаларын өйрәнү үзәге директоры Эльмира Минһаҗева да катнашты. Аны һәм Рәйсә Атамбаеваны күпьеллык фәнни хезмәттәшлек бәйли.                

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100