news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кыргызстан Президенты БРИКС саммитында катнашу өчен Казанга киләчәк

23-24 октябрьдә Татарстанга эш визиты белән Кыргызстан Президенты Садыр Җаппаров киләчәк. Ул Казанда БРИКС саммитында катнашачак, дип хәбәр итә ТАСС Кыргызстан Президенты администрациясенең тышкы сәясәт бүлеге мөдире Муратбәк Азымбакиевка сылтама белән.

Аның сүзләренчә, саммит кысаларында БРИКСның яңа әгъзаларының берләшүенә юнәлдерелгән карарлар кабул итү планлаштырыла. Көн тәртибе турында да фикер алышу булачак.

БРИКС саммиты 22-24 октябрьдә уза.

news_right_1
news_right_2
news_bot