news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кыргызстан педагоглары Алабуга балалар бакчасында күп телле белем бирү алымнарын күрсәтте

Кыргызстан педагоглары Алабуга балалар бакчасында күп телле белем бирү алымнарын күрсәтте
Фото: https://alabuganury.ru/

Алабуга шәһәренең «Ләйсән» 35нче балалар бакчасында «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны һәрьяклап үстерү нигезе буларак билингваль һәм полилингваль белем бирү» дип аталган Икенче Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция узды. Чарада Кыргызстан Республикасы кунаклары катнашты. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.

Конференцияне үткәрү урыны очраклы сайланмады. 2021 елда 35нче балалар бакчасы «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» конкурсында җиңүче булган иде.

«Әниләр мәктәбе» ресурс үзәге директоры, Бишкәк шәһәренең 186 нчы балалар бакчасы методисты Дилнара Майгулакова сүзләренчә, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның башка телләр һәм мәдәниятләр белән алдан танышуы аларның киләчәгенә инвестиция буларак карала. Күп кенә илләрдә ике һәм күп телле белем бирүче балалар бакчалары санының артуы да шуның белән аңлатыла.

«Кыргызстан — күпмилләтле республика. Безнең бакчада «Күп телле белем бирү» программасы эшли: башта без билингваль белем бирүдән башлыйбыз, бала кыргыз һәм рус телләрен өйрәнә, ә аннары балалар тагын ниндидер телне өстәмә үзләштерүгә күчә. Минемчә, мондый белем бирү форматы барлык илләрдә дә актуаль», — ди Дилнара Майгулакова.

Чарага Татарстанның төрле шәһәрләреннән — Казан, Чаллы, Әлмәт, Менделеевск, Әгерҗе, Кукмара, Түбән Кама, Нурлаттан кунаклар килде. Саха (Якутия) Республикасыннан, Марий Эл Республикасыннан, Мәскәү өлкәсеннән, Удмуртиядән кунаклар конференциягә онлайн форматта кушылды. Барлыгы 54 белем бирү учреждениесеннән 109 катнашучы теркәлде.

«Бүген без дә эш тәҗрибәсе белән уртаклаша алачакбыз. Кыргызстаннан килгән кунаклар ике һәм күп телле белем бирү алымнарын күрсәтәчәк. Шулай ук безгә республикадагы хезмәттәшләребезнең эш тәҗрибәсен белү бик кызыклы», — дип уртаклашты «Ләйсән» 35нче балалар бакчасы мөдире Ландыш Гыйләҗева.

35нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне һәрьяклап үстерү өчен барлык шартлар да тудырылган. Балаларның иҗади сәләтләрен активлаштыру һәм моторикасын үстерү өчен, педагоглар декоратив-кулланма сәнгать буенча дәресләр үткәрә.

Физик сәламәтлекне ныгыту өчен балалар бакчасында бассейн эшли, анда балалар йөзәргә өйрәнә. Чит телне өйрәнү өчен педагоглар төрле укыту ысулларын куллана. Мәсәлән, дәрестә балалар телне өйрәнүдән тыш, театр сәнгате белән дә таныша, үзләре дә спектакльләрдә катнаша. Укытуда заманча технологияләр дә кулланыла. Мисалга, уен вакытында интерактив идән ярдәмендә балалар яңа сүзләрне өйрәнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100