news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кыргызстан парламентына депутатлыкка кандидатлар арасында милләттәшебез дә бар

Кыргызстан парламентына депутатлыкка кандидатлар арасында милләттәшебез дә бар

(Бишкәк, 22 февраль, “Татар-информ”, Илдар Сәмигуллин). Кыргызстанның 27 февральдә үтәчәк бер палаталы парламентына сайлауларда депутатлыкка дәгъва итүче кандидатлар исемлегендә Кыргызстан татар диаспорасыннан “Баластан XXI» балалар иҗтимагый фонды директоры Илһам Үтәгәнов та бар.

Әгәр депутатлыкка үтә калса, Илһам әфәнде республика халыкларының бердәмлеген ныгытуга, балаларны әхлакый яктан югары сыйфатлы итеп тәрбияләүдә, яшьләрнең белем дәрәҗәсен үстерүдә, халыкның матди яктан тиешенчә тәэмин ителмәгән катламына социаль яклау чараларын күрүдә һәм торак төзелешен ипотека ярдәмендә финанслауда тырышлык күрсәтергә ышандыра. Кырык бер яшьлек ватандашыбызның тормыш девизы булып “Кыргызстанның киләчәге – балалар һәм яшьләр кулында!” шигаре тора.

Бәйсез күзәтүчеләр, И.Үтәгәновның парламентка үтүе проблемалы булачак, диләр. Аның төп сәбәбе – финанс ресурсларының кирәкле күләмдә булмавы.

news_right_1
news_right_2
news_bot