news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кыргызстан мәчетләрендә биш ай чикләүдән соң, җомга намазлары рөхсәт ителде

Дин тотучылар санитар-гигиена кагыйдәләрен һәм социаль дистанцияне төгәл үтәргә тиеш.

(Казан, 26 август, «Татар-информ»). Кыргызстан мөселманнары Диния нәзарәте коронавирус таралу сәбәпле март аеннан башлап ябылган мәчетләрдә җомга намазларын укырга рөхсәт иткән. Бу хакта мөфтиятнең матбугат секретаре Максат Атабаевка сылтама белән «Интерфакс»  хәбәр итте.

«Ил мәчетләрендә җомга намазлары якындагы җомга көнне яңартыла. Дин тотучылар санитар-гигиена кагыйдәләрен һәм социаль дистанцияне төгәл үтәргә тиеш. Мәчетләрдә озак вакыт булырга киңәш ителми, кул биреп һәм кочаклашып күрешү тыела», — диде идарә вәкиле.

Аның сүзләренчә, югары куркыныч төркеменә кергән гражданнар зарарланмасын өчен, балаларга, өлкән яшьтәге кешеләргә һәм инвалидларга мәчеткә барырга киңәш ителми. Җәмәгать намазларын ачык һавада үткәрергә тәкъдим ителә.

Пандемия башланганнан бирле Кыргызстанда COVID-19 инфекциясе белән зарарлануның расланган 43 358 очрагы теркәлгән. 37 217 кеше дәваланган, 1058 кеше үлгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100