news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кыргызстан Казахстан артыннан үз язуын латинга күчерергә мөмкин

Кыргызлар латин графикасын XX гасыр башында кулланган, ә 1940 елда тулысынча кириллицага күчкән

 (Казан, 13 апрель, «Татар-информ»). Кыргызстан Республикасы Казахстан артыннан кыргыз алфавитын кириллицадан латинга кхчерергә мөмкин. Мондый тәкъдим белән оппозициядән Кыргыз парламенты депутаты Каныбек Иманалиев чыккан, дип хәбәр итә РИА-Новости.

"Төркмәнстан, Үзбәкстан, ә хәзер Казахстан да күчә. Мин аңлыйм хәзерге вакытта безнең моңа акчабыз юк, әмма берникадәр вакыттан, 2030-2040 елларга, моны башкарырга кирәк", - дип белдергән Иманалиев.

Аның сүзләренчә, латинга күчү - ул "заман һәмтехнологияләр үсеше таләбе". Моннан тыш, кириллицадан баш тарту, депутат уйлавынча, кыргызларның милли үзенчәлеген саклап калырга ярдәм итәчәк.

Кыргызлар латин графикасын XX гасыр башында кулланган, ә 1940 елда тулысынча кириллицага күчкән.

Моңа кадәр Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев Хөкүмәткә казах язуын кириллицадан латинга күчерү буенча график эшләргә йөкләмә биргән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100