news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кыргызстан халыклары корылтае үтте

Кыргызстан халыклары корылтае үтте

(Бишкәк, 7 февраль, “Татар-информ”, Илдар Сәмигуллин). Бишкәктә үткән Кыргызстан халыклары корылтае эшендә республиканың татар диаспорасы делегациясе дә актив катнашты.

Корылтай делегатлары Кыргызстанның дәүләт сәркатибе О.Ибраимов һәм Премьер-министр Н.Танаевның 2004 елда башкарылган эшләр турында хисап докладларын тыңлады. Ә Президент А.Акаевның чыгышында дәүләтнең сәяси, икътисади һәм социаль үсешен тәэмин итүче юллар билгеләнде. Аныңча, Кыргызстан шартларында алдагы Президент яки парламент сайлаулары вакытында, йә булмаса җирле муниципаль органнарга сайлауларда ниндидер “ал”, “бәрхет” һ.б. революцион чыгышлар мөмкин булмаячак. Сайлаулар үтә күренмәле, демократия шартларында һәм намуслы төстә үтәргә тиеш.

Корылтай утырышында республиканың җиде өлкәсеннән, башкаланың үзеннән һәм Кыргызстан халыклары ассамблеясеннән 800гә якын делегат катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot