news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кыргызстан халкы төрек телендәге китаплар һәм газеталар белән кызыксына

Кыргызстанның Алыкул Осмонов исемендәге милли китапханәсендә 90 телдәге 6 млн китап саклана.

(Казан, 24 февраль, «Татар-информ»). Кыргызстан халкы төрек телендәге китаплар һәм газеталар белән кызыксына. Кыргыз һәм рус телендәге китаплардан соң, төрек телендәге басмалар - иң күп укыла торганы. Бу хакта "Анадолу" хәбәрләр сайты яза.

12 ел элек Төркия Хөкүмәте ярдәме белән Кыргызстан милли китапханәсендә төрек телендәге китаплар бүлеге булдырылды. Биредә Төркия Республикасы тарихы, Мостафа Кәмал Ататөрек тормышы турындагы китаплар, төрек теле дәреслекләре, фәнни хезмәтләр, шигырь җыентыклары, сәнгать әсәрләре саклана.

Китапханәгә килүчеләр китаплар белән уку бүлмәсендә таныша яки өйләренә ала.

Кыргызстан Милли китапханәсе директоры, профессор Жылдыз Бакашова «Анадолу» агентлыгына сөйләвенчә, бүлектә 1574 китап саклана. Гомумән, китапханә 14 бүлектән тора.

Кыргызстанның Алыкул Осмонов исемендәге милли китапханәсендә 90 телдә 6 млн китап саклана. Бер елда китапханәгә 600 меңгә якын укучы йөри.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100