news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кыргызстан делегаты: Казанда ачылачак Мөһаҗирләр музеена сандык-сандык байлык җибәрәм

Казанда Татар мөһаҗирлеге музее һәм Татар халкының портрет галереясе ачу идеясен ул алкышлап каршы алдылар.

(Казан, 3 август, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Бөтендөнья татар конгрессының VI съездында Үзбәкстан, Казахстан, Австралия, Төркия, Польша, Германия, Кыргызстан, АКШтан килгән милләттәшләребез Казанда “Мөһаҗирләр” музее булдыру идеясен хуплап чыкты. Аларның күбесе инде татар иле башкаласына зур мәдәни мираслар алып килгән.

Кыргызстан делегаты, “Туган тел” татар-башкорт мәдәният үзәге җитәкчесе Гөлсинә Үлмәскулова үз иленнән сандык-сандык материал җибәрергә вәгъдә бирде.

“Без Кыргызстанда татар юртасы макетын ясарга уйладык. Уйлавын-уйладык, әмма элеккеге татар өендә ниләр булуын, ничек киендерүен белмибез. Шуңа күрә үзебезнең җирле татар апаларына, әбиләргә мөрәҗәгать иттек. Алар безгә сөйләп, күрсәтеп бирү генә түгел, үзләренең бик зур мираслары белән дә бүлеште. 90 яшьлек әбиләр, такси белән хәтта, шәхси әйберләрен китерделәр. Билгеле, аларның барысын да бер йорт эчендә кулланып булмый. Тик аларның берсе дә югалмады, барысы да безнең үзәктә саклана, – диде корылтай делегаты.

Казанда Татар мөһаҗирлеге музее һәм Татар халкының портрет галереясе ачу идеясен ул алкышлап каршы алды.

“Татар әбиләре безгә үзләренең борынгы ядкәрләрен бик күпләп китерде. “Без үлгәч болар бала-чагаларыбызга кирәкми, үзегез кулланырсыз” – диделәр. Менә әле мин бик шатланып утырам. Чөнки мин дә мәңгелек түгел, әманәтне үтәргә кирәк. 28 август көнне сезгә самолет белән сандык-сандык милли мирас җибәрәм. Шулай итеп үземнең өстән дә йөк төшә, сезне дә бәхетле итәм, – диде ул.

Аның сүзләрен Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев куәтләп алды.

“Шуның кадәр әйберне самолет алып килерме соң?” – дип сорап куйды ул. Аңа җавап итеп, Гөлсинә ханым: “Авиакомпаниядә безнең татар егете эшли, мин никадәр бирәм, шуның кадәр алып килер”, – диде.

Музей турындагы фикерен дәвам итеп, Гөлсинә Үлмәскулова: “Казанда ачылачак бу музей читтән килгән һәр кунак өчен кызыклы булырга тиеш. Мәсәлән, мин Кыргызстаннан шушында килеп, Польша, АКШ, Төркия татарларының яшәү рәвеше белән танышып китәрлек булсын”, – дип тә өстәде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100