news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кыргызстан делегациясе Чыңгыз Айтматов турында кино төшерергә Татарстанга килде

Делегация составында Чыңгыз Айтматовның улы Әскәр Айтматов та бар.

(Казан, 6 февраль, "Татар-информ"). Кичә, 5 февральдә, язучы Чыңгыз Айтматовның 90 еллыгына багышлап, кино төшерү өчен, Татарстанга Кыргызстан делегациясе килде. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Делегацияне бүген Кукмара шәһәрендә кабул итәләр. Мөхтәрәм кунакларны һәм аларны озатып йөрүче Конгресс вәкилләрен Кукмара районы башлыгы урынбасары Равия Кәримуллина каршы алган.

"Равия Кәримуллина район турында сөйләде, аның тарихына һәм бүгенгесенә тукталып үтте. Шулай ук районның социаль-икътисади хәлен сурәтләде, районда Чыңгыз Айтматов исеме ни рәвешле зурлануы турында сөйләде. Аннары кунакларны Кукмараның данлыклы итек фабрикасына алып бардылар, андагы җитештерү белән таныштырдылар", диелә әлеге хәбәрдә.

Моннан тыш, кунакларның программасында Кукмара шәһәрендәге Ч.Айтматов исемендәге №1 гимназиягә баруы каралган.

Кунаклар Татарстанда 8 февральгә кадәр булачак. Делегация составында Чыңгыз Айтматовның улы, “Чыңгыз Айтматов исемендәге Ыссык күл форумы” халыкара иҗтимагый берләшмә президенты, Кыргызстан дипломаты һәм дәүләт эшлеклесе Әскәр Айтматов; Кыргызстан Республикасының халык артисты, кинорежиссер Бакыт Карагулов; "Кыргызфильм" милли кинокомпаниясенең генераль директоры Айбәк Жангазиев килде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100