news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кыргызстан белән Таҗикстан чигендә җир тетрәгән

Җир тетрәү үзәге Алматы шәһәреннән 618 чакрым көньяк-көнбатышта, Кыргызстан белән Таҗикстан чигендә урнашкан.

(Казан, 1 июль, «Татар-информ»). Алматы шәһәреннән 618 чакрым көньяк-көнбатышта, Кыргызстан белән Таҗикстан чигендә җир тетрәгән. Бу хакта «Казинформ» агентлыгы some.kz сайтына сылтама белән хәбәр итә.

«Казахстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Фән комитетының сейсмология тәҗрибә-методик экспедициясе» дәүләт учреждениесенең сейсмик станция челтәрләре тарафыннан 2019 елның 1 июлендә Алматы вакыты белән 7 сәгать 14 минут 27 секундта җир тетрәү очрагы теркәлгән.

Җир тетрәү үзәге Алматы шәһәреннән 618 чакрым көньяк-көнбатышта, Кыргызстан белән Таҗикстан чигендә урнашкан.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100