news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Кыргыз үзәк телевидениесендә мәшһүр балет биючесе турында тапшыру

Кыргыз үзәк телевидениесендә мәшһүр балет биючесе турында тапшыру

(Бишкәк, 7 февраль, “Татар-информ”, Илдар Сәмигуллин). Кыргызстан үзәк телевидениесенең “Музыканың могҗизалы аһәңе” исемле программасында Кыргызстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, сәнгать фәннәре докторы, профессор, Кыргыз сәнгать институтының фәнни эшләр буенча проректоры һәм хореография кафедрасы мөдире Роберт Хәсән улы Уразгильдиев һәм шушы ук кафедра профессоры Инга Евгеньевна Левченко турында махсус тапшыру булды. Кыргыз балетына 60 яшь булса, шуның 40 еллык тарихында Р.Уразгильдиев һәм И.Левченко биючеләр, хореографлар һәм биюләрне сәхнәгә куючылар, репетиторлар, тикшеренүчеләр һәм аларны пропагандалаучылар буларак та зур урын алып тора.

Роберт әфәнде республикада халык һәм балет биюенең формалашуы, шулай ук үсеше турындагы 15 монография авторы. Телевизион тапшыруда Р.Уразгильдиев баш рольләрне башкарган спектакльләрдән өзекләр күрсәтелде.

“Музыканың могҗизалы аһәңе” тапшыруының авторы һәм алып баручысы Алтынай Акимҗан Р.Уразгильдиев һәм И.Левченконың бию цехы буенча коллегалары һәм аларның укучылары белән очрашты. Аларның барысы да бу күренекле хореография биючеләре һәм белгечләренең Кыргыз балетына һәм республика мәдәниятенә керткән зур өлеше турында сөйләделәр.

Милләттәшебез Роберт әфәнде Үзәк Азиядә бердәнбер хореография фәне докторы. Ул шулай ук Таҗикстан, Казакъстан һәм Үзбәкстанда да классик бию буенча зур абруйга лаеклы шәхес.

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100