news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кыргыз яшьләр театрының яңа сезоны Аяз Гыйләҗев әсәре белән ачылды

«Жат эмесмин…» («Чит түгелмен…») спектакле Аяз Гыйләҗевнең «Өч аршын җир» әсәре буенча куелган.

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Б.Кыдыкеева исемендәге Кыргыз яшь тамашачы дәүләт театры бүген яңа сезонын Аяз Гыйләҗев әсәре буенча куелган спектакль премьерасы белән ачкан. Бу хакта әдәбият белгече Миләүшә Хәбетдинова хәбәр итә. 

«Жат эмесмин…» («Чит түгелмен…») спектакле Аяз Гыйләҗевнең «Өч аршын җир» әсәре буенча куелган. Режиссер — Уланмырза Карыпбаев. Сценарий авторы — Людмила Молдалиева.

  • Аяз Гыйләҗевнең «Өч аршын җир» әсәрен үткән сезонда Тинчурин театрында Илгиз Зәйниев та куйган иде. 
news_right_1
news_right_2
news_bot