news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

^Кыргыз телевидениесендә татар тапшыруы

^Кыргыз телевидениесендә татар тапшыруы

(Бишкәк, 23 март, “Татар-информ”, Илдар Сәмигуллин). Кыргызстан үзәк телевидениесендә чираттагы татарча тапшыру эфирга чыкты. Тапшыруның авторы һәм алып баручысы Гөлгенә Шонкорова бу тапшыруда татар диаспорасының ике асыл заты турында сөйләде.

Аның беренчесе – Әнвәрә Фатыйх кызы Усманова. Бу тапшыруда күптән түгел республиканың курортология институтында медицина фәннәре докторы профессор Әнвәрә Фатыйх кызы Усманованың тууына 90 яшь тулу уңаеннан үткәрелгән конференциядән өзекләр күрсәтелде. Шушы конференциядә катнашучылар һәм чыгыш ясаучы галимнәр милләттәшебез Әнвәрә апаның Кыргызстанда невропатология мәктәбенә нигез салуы һәм шушы өлкәдә зур бер төркем фән докторлары һәм кандидатлары әзерләвен билгеләп үттеләр һәм алга таба да Ә.Усманованың истәлегенә багышланган конференцияләрне ел саен үткәрергә дигән фикер әйттеләр.

Икенче асыл затыбыз - икенче рангтагы хәрби доктор, икенче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы һәм Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры Фатыйма Хәлил кызы Вилданова. Фатыйма апа исә Архангельски медицина институтын сугыш елларында тәмамлагач та, Волхов фронтының хәрби госпиталенә юллама белән озатыла һәм сугыш беткәнчегә кадәр шунда хезмәт итә.

Тапшыруда татар эстрадасы артистлары башкаруында халык яратып тыңлый торган җырлар да башкарылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100