news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кырау кукуруз мәйданнарына зыян салган булырга мөмкин – авыл хуҗалыгы министры урынбасары

Ул 4-5 көннән билгеле булачак. Зур зыян килгән мәйданнарга кукуруз кабат чәчеләчәк.

(Казан, 29 май, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). 28 майдан 29 майга каршы төндә урыны-урыны белән төшкән кырау республиканың кукуруз мәйданнарына зыян салган булырга мөмкин. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов әйтте.

“Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген төнлә республика территориясендә -2 градус салкын булган. Язгы сабан культуралары өчен -2 градус куркыныч түгел, алар бу фазада -6...-8 градуска кадәр чыдам. Безне берникадәр куркыта торган культуралар ул – кукуруз һәм карабодай. Кукурузны без республика басу-кырларына 350 мең гектарга чәчтек. Тишелеп чыккан булса, ул берникадәр зыян күрергә мөмкин. Әмма тишелеп чыккан кукуруз зур мәйданнар биләми, республиканың бар җирендә дә кырау булмаган. Карабодайга шулай ук -1...-2 градус салкын тискәре йогынты ясый. Ул барлыгы 40 мең гектар мәйданга чәчеләчәк, бүген исә 30 мең гектарда чәчү эшләре төгәлләнгән, әмма тишелеп чыкмаган.

Министр урынбасары сүзләренчә, кырау зыян салган мәйданнар 4-5 көннән соң, кырларны кабат карап чыкканнан соң билгеле булачак. Әгәр кырау зыян салган басулар була икән, анда кукуруз орлыгы кабат чәчеләчәк.

“-1...-2 градус бәрәңгегә дә тәэсир итә. Әмма безнең күмәк хуҗалыкларда тишелеп чыккан бәрәңгеләр шулай ук юк. Гомумән алганда, бу салкыннар республикага зур зыян салмады”, диде Илдус Габдрахманов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100