news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"КВЗ" җитештергән вертолетларны сатып алу буенча килешү имзаладылар

Вертолетлар санитар авиациясе программасы буенча куллануга билгеләнгән.

"КВЗ" җитештергән вертолетларны сатып алу буенча килешү имзаладылар
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 23 ноябрь, “Татар-информ”, Екатерина Фадеева). Дәүләт транспорт лизинг компаниясе белән “Рус күргәзмә системасы” компаниясе  Казан вертолет заводы җитештергән вертолетларны сатып алу буенча килешү имзалаганнар.

Вертолет индустриясе ассоциациясенең XI Вертолет форумы кысаларында ике “Ансат” вертолеты лизингы һәм алты “Ми-8МТВ-1” вертолеты ниятләре турындагы килешүләр имзаладылар.

Вертолетлар санитар авиациясе программасы буенча куллануга билгеләнгән. Аларны киләсе елда әзерләп бетерәчәкләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot