news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КВЗ 2009 елда Россиядәге барлык вертолетларның яртысына якынын җитештергән

Узган ел эшләп чыгарылган 185 машинаның 85 е Казан вертолет төзүчеләре өлешенә туры килә

(Казан, 1 март, “Татар-информ”). Казан вертолет заводы 2009 елда “Россия вертолетлары” холдингы җитештерү күләменең яртысына якынын тәэмин иткән. “Россия вертолетлары” холдингы предприятиеләре Россия һәм чит ил заказчылары өчен 183 берәмлек вертолет техникасы җитештергән, бу 2008 елга караганда 14 вертолетка күбрәк. Бүген холдинг бастырып чыгарган мәгълүматларга караганда, Казан вертолет заводы 2009 елда 85 машина эшләп чыгарган, шуның 79 ы – Ми-8/171, 6 сы – “Ансат-У”.
2009 елда Россия һәм чит ил заказчыларына 105 вертолет җибәрелгән, шуларның 9 ы VIP очышлар өчен билгеләнгән һәм уңайлы салоннар белән җиһазландырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100