Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
КВН Татар лигасының чирек финалында 15 команда катнаша
Татарстан, Башкортстан һәм Мәскәү командалары татар телендә үтәчәк юмористик ярышка 9 декабрьдә Казанга җыела.
(Казан, 5 декабрь, “Татар-информ”). 9 декабрьдә Казанда КВН Татар лигасының чирек финалы узачак. Татар телендәге юмористик ярышта Татарстан, Башкортстан һәм Мәскәүдән барлыгы 15 команда катнашачак. Бу хакта Татарстанның КВН клубы рәсми сайты хәбәр итә.
“Ак Барс” яшьләр үзәгендә үтәчәк уен кысаларында бөтен командаларга өч конкурста – сәламләү, визитка һәм “биатлон”да көч сынашырга туры киләчәк.
Жюрида татар блогеры Ринат Галиәхмәтов, Татар лигасына нигез салган Фәридә Таштабанова, җырчы Илназ Сафиуллин, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин, “Татар радиосы” баш мөхәррире Айваз Садыров, Татар лигасы җитәкчесе Рамил Әгъдиев һәм Татарстанның КВН клубы директоры Илдар Фәттахов утырыр дип көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз