Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
КВН Халыкара берлеге Александр Масляковның эштән китү сәбәбен белдерде
Агымдагы елның маенда Transparency International прокуратурадан Масляковның эшчәнлеген тикшерүне сорады.
(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). КВН Халыкара берлеге матбугат хезмәтендә Александр Масляковның Мәскәүнең «Планета КВН» яшьләр үзәге директоры вазифасыннан китү сәбәбен аңлаттылар.
Масляков үз теләге белән эштән киткән, бу прокуратура тикшерүләре белән бәйле түгел.
Элегрәк Transparency International Халыкара оешмасы «Планета КВН» яшьләр үзәгендә конфликт булуы турында хәбәр иткән иде. Конфликт Масляков тарафыннан "Гавана" кинотеатры бинасын "Александр Масляков һәм компания" телевизион иҗат берләшмәсенә милек итеп тапшыруга бәйле.
Агымдагы елның май аенда оешма прокуратурадан Масляковның эшчәнлеген тикшерүне сорады. Мәскәү прокуратурасы ачыклаганча, бу Мәскәү Милек департаменты белән килешеп эшләнгән. Transparency International Генераль прокуратурага башкала прокуратурасы җавабы белән килешмәвен белдергән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз