news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда күп катлы йортта чыккан янгында 44 яшьлек ир-ат зыян күргән

Чаллыда күп катлы йортта чыккан янгында 44 яшьлек ир-ат зыян күргән

Чаллының Әпсәләмов проспектында күп катлы йортта янгын чыккан. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хәбәр иткәнчә, 10нчы каттагы фатирда мебель һәм әйберләргә ут капкан. Янгынның мәйданы 16 квадрат метр тәшкил иткән.

Нәтиҗәдә, фатир хуҗасы — 44 яшьлек ир-ат зыян күргән, аны хастаханәгә озатканнар. Моннан тыш, янгын сүндерүчеләр күрше фатирдан коткаручы битлеге ярдәмендә 57 яшьлек ир-атны урамга алып чыккан.

Янгын электр җиһазын куллану кагыйдәләрен бозу сәбәпле чыккан дип фаразлана. Фатир хуҗасы фен ярдәмендә карават киптергән. Ир-ат приборны розеткага тоташтырылган килеш калдырган һәм балконга тәмәке тартырга чыгып киткән.

Фото: Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе

news_right_1
news_right_2
news_bot