news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кварталдагы «Ак чәчәкләр» скверын Четаев урамына кадәр озынайтачаклар

Яшел зонаның мәйданы ике тапкыр арттырылачак, аның территориясендә уен һәм спорт мәйданчыклары барлыкка киләчәк.

(Казан, 31 июль, «Татар-информ», Григорий Князев). Казан хакимияте Әпсәләмов һәм Четаев урамнары, Ямашев проспекты арасындагы «Ак чәчәкләр» скверын төзекләндерүгә тендер игълан итте. Бу хактагы мәгълүмат дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган.

Хакимият 2018 елның мартында узган җәмәгать тыңлауларында кабул ителгән карарны гамәлгә ашыра. Ул чагында сквер территориясендәге парковканы уен һәм күнегүләр үткәрү мәйданчыклары булган яңартылган яшел зонага әверелдерергә карар кылганнар иде.

Скверны төзекләндерүгә 139 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Эшләр 2019 елның 1 июленә кадәр тәмамланырга тиеш. 

news_right_1
news_right_2
news_bot