news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Кварт" ЯАҖ белән "3 нче Казан икмәк заводы" модернизация һәм җитештерүне арттыру яклы

Фәрит Мөхәммәтшин предприятиеләрдә яхшы шартлар тудырылуны билгеләп үтте

 (Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»).  Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин "Кварт" ЯАҖ белән "3 нче Казан икмәк заводы" хезмәт коллективлары алдында чыгыш ясады.

Ул сәнәгать тармагы эшчеләренә авыр хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм шаукымлы 90 нчы елларда да завод, аның коллективын саклап калып булды, дип билгеләп үтте. "5 мең хезмәткәрдән нибары 1,5 мең кеше генә калса да, бу - нигез. Әгәр җитештерү күләме арта икән, кешеләр тупларга, ә бу мәйданнарда яңа эшләнмәләр чыгарырга мөмкин", - диде парламент башлыгы.

"КВАРТ" резин техника заводы коллективы алдында чыгыш ясап, Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Россия Федерациясе субъектлары арасында күп күрсәткечләр - җитештерү күләме, торак төзү һәм файдалануга тапшыру, капиталь ремонт һ.б. лар буенча әйдәп бара дип билгеләп үтте. "Түбән Камада "ТАНЭКО" ААҖ нефть эшкәртү заводы сафка бастырылды. Алабугада уңышлы рәвештә "Алабуга" махсус икътисади зонасы эшли. Республика башкаласы Казан  тиз үсеш кичерә, дип билгеләп үтте ТР Дәүләт Советы Рәисе. Татарстанда шәһәрләргә генә түгел, авылларны үстерүгә дә җитди игътибар бирелә,  дип өстәде.

"Кварт" ЯАҖ генераль директоры Рафаэль Галимов сүзләренчә, акционерлык җәмгыятендә инновацияле технологияләргә зур игътибар бирелә, агымдагы елның июль аеннан җитештерү күләме арту күзәтелгән.

Бүген Фәрит Мөхәммәтшин булган тагын бер зур предприятие - "3 нче Казан икмәк заводы"нда 2012 елда ачылган шикәрле печенье җитештерү буенча яңа цех күләмнәрен арттыра. Икмәк заводының генераль директоры Джавидин Кафаров таныштырып киткәнчә, завод составына алты цех һәм ипи, икмәк-күмәч эшләнмәләре пешерүдә махсуслашкан эксперименталь участок керә. Заводта 150 төрдән артык продукция җитештерелә. Предприятиедә 1200 дән күбрәк кеше хезмәт куя.

Журналистларга биргән интервьюсында Фәрит Мөхәммәтшин бүген үзе очрашкан хезмәт коллективларының яхшы кәефтә булуларын билгеләп үтте. Ул ассызыклаганча, предприятиеләрдә яхшы эш шартлары булдырылган, яңа җиһазлар сатып алынган, модернизация һәм җитештерү күләмен арттырырга теләү сизелә. Предприятие хезмәткәрләре парламент башлыгына нинди сораулар бирә дигәч,  Фәрит Мөхәммәтшин кешеләрнең Украинадагы хәлләр, Казанда юллар торышы белән кызыксынуын әйтте. Соңгысына бәйле рәвештә, Дәүләт Советы Рәисе киләсе ел Татарстанда Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителүне искәртеп үтте, димәк, төзекләндерүгә игътибар артачак дигән сүз. 

Бу хакта ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге хәбәр итә.    

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100