Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда яңа төзелгән йортлардагы фатирның бер квадрат метры 282,8 мең сумга җиткән
Казанда яңа төзелгән йортларда бер квадрат метрның уртача бәясе ел башыннан бирле 13 мең сумга арткан. Гыйнварда ул 269,8 мең сум тәшкил иткән, ә июльгә 282,8 мең сумга җиткән. «Объектив.РФ» сервисы шундый мәгълүматлар китерә, дип хәбәр итә «Коммерсанть».
Бәяләр күтәрелү белән бергә шәһәрнең беренчел базарында тәкъдимнәр дә арткан. Сатуга куелган торакның гомуми мәйданы 625,8 меңнән 739,1 мең квадрат метрга кадәр арткан. Шул рәвешле, үсеш 18,1 процент тәшкил иткән.
Тәкъдимнәрнең иң зур өлешен ике бүлмәле фатирлар алып тора - сатуга куелган барлык лотларның 44,2 проценты шуларга туры килә. Бер бүлмәле фатирлар өлеше - 27,3 процент, өч бүлмәле фатирлар 17 процент тәшкил итә.
Студияләр яңа йортлар базарында тәкъдимнәрнең 10,6 процентын били. Сатуда дүрт һәм аннан да күбрәк бүлмәле фатирлар барыннан да сирәк очрый - аларның өлеше 0,9 процент тәшкил итә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз