Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кузнецова инвалид балаларның ата-аналары өчен оешма төзергә тәкъдим итә
Шулай ук омбудсмен физик мөмкинлекләре чикле кешеләрнең проблемалары буенча тәкъдимнәр пакеты күп кенә яңа перспективалар ачуын билгеләп үткән.
(Казан, 10 декабрь, "Татар-информ"). Бала хокуклары буенча вәкил Анна Кузнецова инвалид балаларның ата-аналары өчен Бөтенроссия оешмасы төзү планы турында җиткергән. Шулай ук омбудсмен физик мөмкинлекләре чикле кешеләрнең проблемалары буенча тәкъдимнәр пакеты күп кенә яңа перспективалар ачуын билгеләп үткән. Бу хакта “Известия” хәбәр итә.
“Сүз “Уңайла мохит” программасын озайту турында гына бармый. Инвалид балаларны укытуга, шул исәптән һөнәри белем бирүгә әһәмият бирү бик мөһим”, - дип язган Кузнецова Instagramында.
Алдан Дәүләт Думасында балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү өлкәсендә кануннарны камилләштерү һәм алар тормышы һәм үсеше өчен уңайлы мохит булдыру мәсьәләләре буенча эксперт советы барлыкка килүе турында хәбәр ителгән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз