news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Күзлек» балалар театр лабораториясе беренче тапкыр лагерь форматында Әтнәдә үткәрелә

10-24 августта Туфан Миңнуллин исемендәге «Күзлек» балалар театр лабораториясе беренче тапкыр лагерь форматында Татарстанның Әтнә районында уза. «Күзлек» лабораториясе күренекле драматургның тууына 90 ел тулуга багышлана.

Быел лабораториянең географиясе киң: анда 7-17 яшьтәге «Апуш» татар балалар театр студиясе һәм Әлмәт, Чаллы, Минзәлә, Саба, Балтач, Әтнә, Апас, Арча районнарының театр студияләрендә шөгыльләнүче 117 бала катнаша. Ике атна дәвамында катнашучылар «Чулпан» балалар лагерендә яшәчәк. Лаборатория кысаларында алар төрле остаханәләрдә, чакырылган кунаклар белән иҗади кичәләрдә катнашачак, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Шулай ук балалар белән берлектә Туфан Миңнуллин пьесалары буенча эскизлар да әзерләнәчәк. Ике атналык лаборатория нәтиҗәсе буларак 25 август – драматургның туган көнендә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасында, Көнчыгыш залында «Күзлек» фестивале узачак.

  • 2024 елда лаборатория беренче тапкыр узды, анда «Апуш» студиясе шәкертләре остазлар белән берлектә бер атна дәвамында Туфан Миңнуллин иҗаты буенча эскизлар әзерләп, тамашачыларга тәкъдим итте.
  • «Күзлек» лабораториясе Казан мэриясенең «Апуш» татар балалар театр студиясе тарафыннан Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән оештырыла.
news_right_1
news_right_2
news_bot