news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен...” бәйгесе Халыкара статус алды

КФУда Габдулла Тукайга багышланган чараларга старт бирелде.

“Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен...” бәйгесе Халыкара статус алды
Михаил Захаров

(Казан, 17 апрель, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Бүген КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә “Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен...” дигән фәнни-иҗади бәйгесе быел Халыкара статус алды. Конкурсның йомгаклау тантанасында “Татар-информ” хәбәрчесе дә катнашты.

“Иң шатлыклысы – конкурста катнашучы вузлар, студентлар һәм укучылар саны арта. Быел 20гә якын югары уку йорты катнаша, 126 студент катнашырга теләк белдергән”, - диде Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов.

Казан дәүләт медицина университетына укырга Һиндстаннан килгән Ариф Солтан Тукайның “Бала белән Күбәләк” шигырен укыгач, татар теленә гашыйк булуын сөйләде. “Татар теле бераз Һиндстанның әдәби теле – урду теленә охшаган. Төрек теле белән дә охшаш”, - диде ул.

“Беренче курстан ук Тукайның иҗаты белән таныштым. Ул яшәгән Кырлай авылында да булып кайттым. Мин татарларның тарихына сокландым. Татарлар бик кунакчыл һәм ягымлы. Минем татар дустым да бар. Чәк-чәк һәм кыстыбый милли ашларын татып карадым, бик тә ошады”, - дип уртаклашты Ариф Солтан.

Идел буе спорт һәм туризм академиясенең беренче курс студенты Анатолий Милов Тукайның “Яшьләр” шигырен Валерий Тургай тәрҗемәсендә чуваш телендә укыды. “Татар теле белән чуваш теле шактый охшаш, татар телен аңлавы кыенрак, әлбәттә”, - диде Анатолий Милов.

  • Төп номинацияләр дүртәү. “Без – Тукайлы халык” - татар студентлары татарча шигырь сөйли; “Татар теле – күңелем теле” - рус телендә сөйләшүче студентлар татар телендә шигырь сөйли; “Тукай моңы җиһанда” - Тукай шигырьләрен төрле телләрдә укыйлар, “Тукай безнең күңелләрдә” - студентлар язган шигырьләр.

“Татар намусы, татар вөҗданы, татар рухы дигәндә күз алдыбызга иң элек Габдулла Тукай килеп баса. Татар тарихын, этнографиясен белер өчен, Тукай иҗатына мөрәҗәгать итү дә җитә”, - диде шагыйрь Рәмис Аймәт. “Без шагыйребез иҗатына мөрәҗәгать итеп, яшь буынны тәрбиялибез”, - диде Мәгариф һәм фән министрлыгының бүлек җитәкчесе Илгиз Халиков.

Югары мәктәп деканы Рамил Мирзаһитов Тукайга багышланган чаралар турында сөйләде. 24 апрель көнне югары мәктәп базасында беренче тапкыр “Кәрия-Зәкәрия” конкурсы узачак. Анда халык уеннар сәхнәләштереләчәк. Разил Вәлиевнең җиде томлык әсәрләре тәкъдим ителәчәк.

“Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен...” фәнни-иҗади бәйгесе катнашучыларны бүләкләү һәм “И, туган тел” җырын башкару белән төгәлләнде. Конкурста КФУ, Казан дәүләт медицина, Казан технология фәнни-тикшеренү университетлары, Идел буе физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясе студентлары, Халыкара сервис, Казан, Яр Чаллы, Арча педагогика көллиятләре, мәктәп укучылары катнашты.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100